Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Мөслим педагоглары «Йөрәгемне балаларга бирәм» конкурсының зональ этабында тәҗрибә уртаклашты

Конкурс сынаулары барышында катнашучылар ике мәҗбүри этапны уңышлы үттеләр

 

Кичә, 2026 елның 31 мартында, Әлмәт муниципаль районының «Адымнар-Әлмәт» полилингваль гимназиясе базасында тәрбия һәм өстәмә белем бирү хезмәткәрләренең «Йөрәгемне балаларга бирәм» республика һөнәри осталык конкурсының зональ этабы узды. Мөслим районын бу дәрәҗәле бәйгедә «ОФЫК» мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары – Бәдртдинова Лилия Самигулловна һәм Идиятуллина Кадрия Азгамовна тәкъдим итте.

Конкурс сынаулары барышында катнашучылар ике мәҗбүри этапны уңышлы үттеләр: «Визит карточкасы», анда һәркайсы үзенең һөнәри карашларын һәм казанышларын тәкъдим итте, шулай ук өстәмә гомуми белем бирү программасын яклап, соңгы еллардагы методикаларның нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күрсәтте.

Зур чара 5 нче зона составына керүче 9 муниципаль берәмлек (Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Ютазы, Чирмешэн) вәкилләрен бергә җыйды. Барлыгы зональ этапта 18 конкурсант көч сынашты.

Жюри йомгаклары буенча рейтингта иң күп балл җыйган дүрт катнашучы билгеләнәчәк. Алар конкурстың финал этабында үз районнарын яклаячак. Нәтиҗәләр конкурс операторы – «Республика мәктәптән тыш эшләр үзәге» рәсми сайтында бастырылачак.

Фото - Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев