Мөслим лицее базасында семинар-практикум узды
Мәгариф

Мөслим лицее базасында семинар-практикум узды

Семинарның икенче өлеше актлар залында “Без –җиңү варислары” җыр смотр- конкурсы белән дәвам итте

Кичә Мөслим лицее базасында рәсем һәм музыка укытучыларының районкүләм «Музыка, рәсем, сәнгать дәресләре аша укучыларга патриотик тәрбия бирү» темасына семинар-практикум узды. Семинар  «Якташларыбыз - Ватаныбыз геройлары» экспозициясен тәкъдим итү белән башланды.  Музыка укытучысы Заянова Лилия Рафис кызы 2 нче а сыйныфында  «Туган телем-моңлы тел»  темасына, рәсем укытучысы Нәбиева Ксения Викторовна 5 нче б сыйныфында «Матрешка-богатырь» темасына ачык дәресләр күрсәттеләр. Семинарның икенче өлеше актлар залында “Без –җиңү варислары”  җыр смотр- конкурсы белән дәвам итте.

Фото – Мөслим лицееннан. 
 
 
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев