Кичә, 17 апрель көнне, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә икенче ел рәттән робот техникасы буенча республикакүләм «РобоРалли» ярышы узды
Мәгариф

Кичә, 17 апрель көнне, «Офык» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә икенче ел рәттән робот техникасы буенча республикакүләм «РобоРалли» ярышы узды

Анда Татарстанның 7 районыннан килгән 30 укучы көч сынашты

Ярыш шартлары буенча һәр команда үз роботларын җыеп килде. Катнашучылар "VEX" һәм "Lego" номинацияләрендә ярышты.
Җиңүчеләр:

"Lego" номинациясе:
1 урын - "Офык" командасы (Мөслим районы);
2 урын - "НК" командасы (Түбән Кама районы);
3 урын - "Альфа" командасы (Азнакай районы).


"VEX" номинациясе:
1 урын - "Роботум" командасы (Азнакай районы);
2 урын - "Новокинерская СОШ" командасы (Арча районы);
3 урын - "Офык" командасы (Мөслим районы).

Гомуми нәтижә:
1 урын – Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең «Офык» командасы (Мөслим районы);
2 урын – "Роботум" командасы (Азнакай районы);
3 урын – "НК" командасы (Түбән Кама районы).

Барлык командаларга да ярышта катнашу турында сертификат һәм истәлек сувенирлары тапшырылды. Җиңүчеләр кубоклар, медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнде.

Фотолар һәм видео - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев