Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

“Карлыгач” – җиңүче!

Бәйге җиңүчеләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүләкләде

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсы мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында билингваль белем бирүне оештыру процессын камилләштерү максатыннан үткәрелә. Бәйге җиңүчеләрен ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүләкләде. Грантка ия булучылар арасында Мөслим авылының “Карлыгач” балалар бакчасы да бар.

– “Карлыгач” балалар бакчасы әлеге грантка икенче тапкыр лаек булды. Беренче тапкыр 2015 елда җиңү яулаган идек. Махсус комиссия бакча эшчәнлегенә берничә күрсәткеч буенча бәя бирде. Балаларны татар, рус телләренә өйрәтү буенча укыту-методик комплектларны гамәлгә ашыру, әти-әниләр белән эшләүнең төрле формалары хезмәтебезгә бәя куйганда төп рольне уйнады, – ди бакча мөдире Гөлнур Фазлыева.

“Карлыгач” балалар бакчасында сабыйларның сөйләм телен үстерүгә зур игътибар бирелә. Республика конкурсында алар “Ике тел, ике мәдәният – бер дөнья” исемле проект белән катнаштылар.

– Республика конкурсларында районыбызда эшләүче балалар бакчалары сынатмый. Узган ел Мөслимдәге “Ләйсән” балалар бакчасы коллективы республика грантына ия булган иде. Быел экспертлар мәктәпкәчә яшьтәге балаларга билингваль белем бирү эшчәнлеген оештыруның системалылыгына басым ясады. Эшчәнлекнең ресурслар белән тәэмин ителүе дә мөһим. Белгечләр, методик әсбаплар белән тәэмин ителеш, матди-техник база да зур роль уйный. “Карлыгач” балалар бакчасы нәниләр белән эш формаларын төрлечә һәм оригиналь итеп алып бара. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ике телле белем бирү системалы рәвештә алып барыла. Җиңүләребез алга таба да дәвамлы булсын иде! – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы унөченче ел рәттән үткәрелә. Грант акчасы балалар бакчаларында заманча шартлар тудырырга ярдәм итәчәк. Грант балаларның сөйләм телен үстерүгә, чит телләрне, туган телне, милли гореф-гадәтләрне өйрәнүгә мөмкинлекләр ачачак.

– Балалар бакчаларында эшләүче тәрбиячеләр, музыкаль җитәкчеләр, логопедлар, дефектологлар үз эшчәнлекләрен нәтиҗәле итеп күрсәтә беләләр. Балаларны яратмасаң, ата-аналарны хөрмәт итмәсәң, үз эшеңне яратып, тәмен белеп башкармасаң, тормыш мәгънәсен аңламасаң, мондый нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Коллектив белән бергәләп яулаган зур җиңү бу, – диде Гөлнур Фазлыева.

Фото – Г.Фазлыеваның шәхси архивыннан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев