Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Мәгариф

Һөнәр осталыгы чарланды

Декабрь ае мөгаллимнәр өчен кызу урак өстенә тиң. Чирек ахыры якынлашып, олимпиадалар дәвам иткән, бәйрәм чараларына әзерлек барган чорда бертөркем мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр һөнәри осталыкларын чарларга җыела

Быел да Мөслим мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында хезмәт куючы педагоглар өчен “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” бәйгеләренең финал этабы уздырылды.

Мәктәпләрдә сайлап алынган иң яхшы 21 мөгаллим район үзәгендә урнашкан мәктәпләрдә көч сынашты. Узган еллардан аермалы буларак, конкурс сынаулары быел ачык дәрес һәм педагогик әңгәмә өлешләреннән торды.– 18 ел эш дәверендә өченче тапкыр әлеге һөнәр бәйгесендә катнашам. Тәҗрибә җыела тора, шуңа күрә катнашу елдан-ел җиңелрәк тоела. Бу үзүсеш, мөмкинлекләреңне барлау, чит мәктәп укучылары белән эшләп карау, тәҗрибә алмашу – гомумән, һәрвакыт һөнәри үсештә булу өчен бик кирәк, – ди Мөслим лицееның рус теле һәм әдәбияты укытучысы Светлана Хаҗиева.

Зур эш тәҗрибәсенә ия булган укытучылар белән беррәттән, быел бәйгедә катнашучылар арасында яшьләрнең күп булуы күзгә ташланды.– Бу – безнең өчен бик зур сөенеч. Ике-өч кенә ел эшләүләренә дә карамастан, аларның дәресләре бик матур һәм методик яктан дөрес оештырылган. Өлкән буын укытучыларыбызга лаеклы алмаш үсә, – район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2025 ел өчен 19 декабрь санында укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев