Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Аулак өй - көрәш»нең финал ярышлары тәмамланды (фоторепортаж)

Яңа Кырлай авылында «Аулак өй - көрәш» төбәкара проектының финал ярышлары тәмамланды. Проект яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре, милли йолалары, татар халык җырлары, уеннары белән таныштыру, әдәби әсәрләр укуга кызыксыну уяту максатыннан оештырылды.

Исегезгә төшерәбез: ТР районнары һәм РФ төбәкләрендә зона ярышлары уздырылып, иң көчле командалар, шул исәптән Мөслимнең Г. Тукай исемендәге урта мәктәбе командасы финал ярышларына чакырылган иде. 

29 февраль көнне тукайлылар Лениногорск районы Шөгер мәктәбе, Кайбыч районыннан Кайбыч һәм Кошман мәктәпләре командары белән көч сынашты һәм "Милли- мәдәни мирасны саклау" номинациясендә җиңү яулады.

"Мәктәп, бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм укучыларны әзерләгән укытучылар - Синара Яббарова һәм Гөлназ Гайнетдиновага дипломнар белән бирелде. Мәктәп "Гаилә һәм мәктәп" журналына подписка, командага Әлмәт татар дәүләт драма театры спектакленә культпоход, Ризаэддин Фәхреддин музеена экскурсия бүләк ителде. Мөслимлеләрнең чыгышына, балаларның кыюлыгына, уен коралларында уйный белүләренә жюри югары бәя бирде", - дип хәбәр итте мәктәпнең директор урынбасары Синара Яббарова.

Фотолар - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев