23 апрель көнне «Имин көпчәк» бәйгесенең муниципаль этабы узды
Быел әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты
23 апрель көнне "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУнең Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, районның ДАИ җиткәчесе Феликс Мәгъданов катнашында Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә яшь юл хәрәкәте инспекторларының "Имин көпчәк" бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Быел әлеге бәйгедә районыбыз мәктәпләреннән 10 команда көч сынашты. Ярышлар 3 юнәлештә үтте:
- "Велосипедта фигуралы йөрү";
- "Юл йөрү кагыйдәләрен иң яхшы белүчеләр";
- "Беренче медицина ярдәме нигезләре".
Киеренеке ярышта:
1 урынны - Г.Тукай ис. Мөслим урта мәктәбе (җитәкчесе - Э.Айгилдин);
2 урынны - Мөслим лицее (җитәкчесе - Г.Латыйпова);
3 урынны Күбәк урта мәктәбе (җитәкчесе - Г.Вәлиева).
"Җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучыларга да грамоталар һәм истәлек бүләкләре бирелде", - дип хәбәр итәләр мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Фотолар - мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев