Балык тот, тик аулама!
25 апрельдән Татарстанда “Уылдык” операциясе башланды. Уылдык чәчү чорында полиция хезмәткәрләре браконьер балыкчыларны аулый. Тиешсез урында күпләп балык тоту катгый тыела.
– Балыкларның уылдык чәчү чорында кагыйдә бозганнарга зур суммада штраф яный яисә 2 елга кадәр балык тотуны тыярга мөмкиннәр. “Уылдык” операциясе 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Балыкны яр буеннан кармакка гына тотарга рөхсәт ителә. Уылдык чәчү чорында моторлы көймәләрдә йөрү, автотранспортта яр сызыгына 200 метрдан да якынрак килү тыела. Көймәдән спиннинг белән балык тотарга ярамый. Уылдык чәчү урыннарыннан читтә, ярдан кармакка балык тоту рөхсәт ителә, – ди Владимир Муринов.
Владимир Муринов хәбәр итүенчә, рейдлар тәүлек дәвамында үтәчәк. Мондый чараларга балык инспекциясе, полиция, урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә җәлеп ителәчәк. Бу операциядә шулай ук Роспотребнадзор һәм Росгвардия хезмәткәрләре дә катнаша.
– Мин – һәвәскәр балыкчы. Балык тотмыйча тора алмыйм. Балыкны аулап тотуга каршы мин. Уылдык чәчү чорында балыклар игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ. Мөслимдә балыкка йөрүчеләр шактый. “Монысы минем урын” дип, кайвакыт куып та җибәрәләр. Ау салганнарын да күргәнем бар, тик кычкырып йөреп булмый. Бу чорда игътибарлы булып, балык тотуны закон кысаларында башкарсак иде. Балык тоту ярдан ике ыргаклы бер кармакка гына рөхсәт ителә, – ди Илгиз Нәбиев.
Су объектларында законсыз балык тоту, ятьмә урнаштыру яки аларны салдыру шаһитлары булсагыз, 02, 112, яисә 291-20-02 номеры буенча ТР Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны”на шалтырата аласыз.
“Уылдык” операциясе чорында кагыйдә бозган өчен көймә конфискацияләнеп, штраф билгеләнергә мөмкин. 2024 елда балыкларның уылдык чәчү чорында суда браконьерлык фактлары буенча 35 җинаять эше кузгатылган.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев