Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Табигать һәм без

Аучылыкның үз тәртибе бар

1 июньнән аучылык җирләрендә законлы ысул белән кабан аулау башланды.

Ел башыннан җирлегебездә законсыз төстә аучылык белән шөгыльләнгән 11 браконьер тоткарланган. Араларында мөслимлеләр генә түгел, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан республикасы кешеләре дә бар. Аларга административ беркетмәләр төзелеп, һәркайсына 4әр мең сумга кадәр штраф салынган.
Үзләре аткан җәнлек белән фотога төшүчеләр, сунарчы булуы белән мактанучылар күп. Баш аучы Владимир Муринов хәбәр итүенчә, интернет челтәрендәге мондый фотосурәтләр тикшерү үтә. Фотолардан законсыз ау очраклары турында мәгълүмат алырга була. – Ауга чыгучы аек акыллы булырга тиеш. Спиртлы эчемлекләр кулланып ауга йөрү тыела. Аучыга бары тик ачык урында һәм күз алдында булган объектны гына ауларга рөхсәт ителә. Иминлек таләпләре үтәлешен ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә тикшерәбез. Җәнлекләрнең машина тәгәрмәче астына эләгү очраклары да
бар. Руль артындагылар игътибарларын читкә юнәлтмәсен иде. Каршыга хайван йөгереп чыкса, яисә адашкан хайван күрсәгез, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетына хәбәр итәргә кирәк, – ди Владимир Муринов.
Табигать сагында торучы инспекторларның үзләрен дә “сакларга” кирәк. Былтыр көзге ау сезонын ачканда баш аучыга һөҗүм итәләр.
Рейд барышында документларны һәм транспортны тикшергәндә, Түбән Кама кешесе, аучылык инспекторы таләпләренә буйсынмыйча, В. Муриновка арттан һөҗүм итә һәм авыр тән җәрәхәтләре ясый. Суд гаепләнүчене шартлы рәвештә ике елга хөкем итә. 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 2 июнь санында

Фото -Мөслим-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев