Хакатонда катнаштылар
«Медиа эшчәнлек» берләшмәсендә шөгыльләнүче укучылар видеоролик төшерделәр.
31 нче октябрьдән 12 декабрьгә кадәр өстәмә белем бирү оешмаларында "Медиа эшчәнлек" юнәлеше буенча республикакүләм хакатон оештырылды. Мәктәптән тыш эшләр үзәгендә эшләп килүче "Медиа эшчәнлек" берләшмәсенә йөрүче укучылар педагоглары Нурсинә Смелова белән "Миңа үзеңнең дусларыңны күрсәт, сиңа кем икәнеңне әйтәм" дигән видеоролик белән катнашып финалга үттеләр. 17 нче февраль көнне алар Әлмәт шәһәрендәге Кванториум балалар технопаркында шушы юнәлештә сынаулар үтәчәкләр.
Фото - мәктәптән тыш эшләр үзәге архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев