«Урман иле» стационар лагерендә ял итүче балалар өчен нарды буенча мастер-класс узды
Педагоглар балаларны борынгы акыл уены — нарды кагыйдәләре белән таныштырдылар, стратегия төзү һәм фишкаларны дөрес хәрәкәтләндерү серләрен ачтылар
Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары «Урман иле» стационар лагерендә ял итүче балалар өчен нарды буенча мастер-класс уздырды.
Чара кызыклы һәм уңышлы узды. Педагоглар балаларны борынгы акыл уены — нарды кагыйдәләре белән таныштырдылар, стратегия төзү һәм фишкаларны дөрес хәрәкәтләндерү серләрен ачтылар.
Балалар зур кызыксыну белән уен кагыйдәләрен өйрәнделәр, бер-берсе белән ярыштылар. Мастер-класс барышында алар логик фикерләү, игътибар һәм сабырлык кебек сыйфатларны үстерделәр. Ял итүчеләр нардының никадәр мавыктыргыч икәнлегенә инандылар.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге педагоглары лагерьдагы балаларның ялын файдалы һәм күңелле итү өчен тырышалар.
Фото – Мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев