Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

ТР Министралар кабинетында журналистлар өчен брифинг узды

Брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин һәм министр урынбасары Илнур Гобәйдуллин катнашты

Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдән старт алды. Быелгы икеайлык Хәрби батырлык  һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана. Бу хакта министр Азат Җиһаншин хәбәр итте.

Илнур Гойбәдуллин билгеләп үткәнчә узган ел ике айлык кысаларында күзәтчелек ведомстволары тарафыннан 3890 хокук бозу очрагы ачыкланган, шул исәптән 1362 рөхсәтсез чүплек юкка чыгарылган. Өмәләрдә 350 мең кеше катнашкан, 8,5 мең техника эшләде, полигоннарга 334 мең кубометр калдыклар чыгарылды.

Быелгы елдагы чисталык икеайлыгы кысаларында төп басым – истәлекле урыннарга, хәрби каберлекләргә, геройлар хөрмәтенә аталган паркларга ясалачак. Шулай ук “Экояз” бәйгесе дә башланып китәчәк. Икеайлык кысаларында чистарту эшләре һәм өмәләр барлык авыл җирлекләрендә һәм район территорияләрендә дә үткәреләчәк.

Фотолар – видеодан скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев