Техникумлылар уракка төште
Яңалыклар

Техникумлылар уракка төште

“Мөслим политехника техникумы” хезмәтчәннәре урып-җыюга чыктылар

Урып-җыю эшләре кызганнан-кыза бара. Эре агрофирмалар, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан калышмыйча уракка “Мөслим политехника техникумы” уңганнары да чыкты. 40 гектарлы арпа басуындагы беренче башакларны урырга техникумның мастеры Рүзәл Галимҗановка ышанып тапшыралар. Хәерле сәгатьтә, эшләрегез уң булып, ватылмыйча, булган уңышны җыеп алырга язсын!

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев