Татарстанда тагын җиде кеше коронавирустан үлгән
Республикада Covid-19 корбаннарының гомуми саны 988гә җитте.
Татарстанда тагын җиде кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. Алар - 1935, 1941, 1949, 1950, 1958, 1977 елларда туган хатын-кызлар һәм 1951 елда туган ир-ат.
«Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.
Шул рәвешле, 31 октябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булган пациентлар саны 988гә җитте.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/health/31-10-2021/tatarstanda-tagyn-ide-keshe-koronavirustan-lg-n-5842274
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев