Татарстанда салкынча төннән соң +27 градуска кадәр җылы һәм томан көтелә
Яңалыклар

Татарстанда салкынча төннән соң +27 градуска кадәр җылы һәм томан көтелә

Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә

Бүген, 11 августта, Татарстанда антициклон йогынтысы нәтиҗәсендә коры һәм чагыштырмача эссе һава торышы була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы фаразлана. Сизелерлек явым-төшемнәр көтелми. Иртән урыны белән төнлә төшкән томан саклана.

Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан секундына 5-10 метр тизлектәге җил исәчәк (Бофорт шкаласы нигезендә, секундына 3,4-5,4 метр тизлектәге җил җиңелчә, 5,5-7,9 метр тизлектәге җил уртача, ә 8,0-10,7 метр тизлектәге җил салкынча җил дип атала).

Шактый салкынча төннән соң (+6..+11 градус) көндез республикада һава +22..+27 градуска кадәр (Казанда +23..+25 градуска кадәр) җылыначак.

Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев