Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда өч меңгә якын кеше талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан

Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде

Бүгенге көндә 2701 татарстанлы талпан энцефалитына каршы прививка ясаткан. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов сөйләде.

Ул билгеләп үткәнчә, вакцинациянең тулы курсы өч прививканы үз эченә ала. Алар тугыз ай дәвамында ясала.

«Вакцинация октябрьдә башланды. Быел вакцинация планы 6 427 кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә план 10 процентка үтәлгән», - дип аңлатты Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.

Исегезгә төшерик, март азагында Татарстанда быелгы сезонда талпан кадалуның беренче очраклары теркәлде.

Чыганак һәм фото: Татар-информ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев