Татарстанда көннәр суытачак
Яңалыклар

Татарстанда көннәр суытачак

Киләсе ике тәүлектә төнлә һава температурасы -24 градуска кадәр төшәчәк.


( «Татар-информ»). Татарстанда киләсе ике тәүлектә, 11 һәм 12 февральдә салкынайтачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Синоптиклар фаразларына караганда, көндез температура -9...-15 градус, төнлә -20, аязганда - 24 градуска кадәр төшәчәк.

Шулай ук көнчыгыштан салмак җил, урыны белән бераз кар явуы ихтимал. Юлларда бозлавык.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев