Татарстанда «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызларга ярдәм чаралары расланды
Шул хактагы карар хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган
Документ гражданнарның аерым категорияләренә, Россия Геройларын һәм Россиянең Хезмәт геройларын да кертеп, ташламалар бирү тәртибенә үзгәрешләр кертә. Хәзер ярдәм чараларын алучылар исемлегенә герой-аналар да кертелгән.
Карар нигезендә, «Герой-ана» исеменә лаек булган хатын-кызлар шифаханә-курортта дәвалануга, өй телефоныннан файдаланган, җәмәгать транспортында йөргән өчен ташламаларга исәп тота ала, шулай ук торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү чыгымнары компенсацияләнә.
Ярдәм чараларын финанслау Россия Социаль фонды бүлеге аша килә торган федераль бюджет акчалары хисабына гамәлгә ашырылачак.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев