Татарстанда ел башыннан бирле 57 кеше тычкан бизгәге йоктырган
Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде
«Күрсәткеч узган елның шул ук чорындагы дәрәҗәдә. Авыручылар саны артуы күзәтелми, әмма мондый куркыныч бар. Быел кар күп булу сәбәпле, тычканнарга кышлау өчен шартлар уңай», - диде ул.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсендә бакчаларга һәм дачаларга беренче тапкыр барганда профилактика чаралары үткәрергә чакырдылар. Шулай ук шәхси саклану һәм территорияне кимерүчеләргә каршы эшкәртү чаралары турында онытмаска кирәк.
Чыганак: Татар-информ, фото
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев