Татарстанда атна буе тотрыксыз һава торышы хакимлек итәчәк
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә
10 апрельдә болытлы һава саклана. Төнлә урыны белән бераз яңгыр явачак. Иртән һәм көндез республика циклонның тыл өлешендә булачак: яңгыр һәм җепшек кар явуы фаразлана. Кайбер районнарда секундына 15-20 метр тизлектә җил һәм яшен булуы ихтимал. Төнлә – 0...+5 градус, көндез +2...+ 7 градус, көньякта + 12 градуска кадәр җылылык көтелә.
Шимбә көнне, 11 апрельдә, төнлә күпчелек районнарда узып баручы атмосфера фронты белән бәйле явым-төшемнәр – яңгыр һәм җепшек кар сакланачак. Көндез, югары басым йогынтысында, сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә температрура -2...+ 2 градус, көндез +10...+ 15 градуска кадәр күтәреләчәк. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Якшәмбе, 12 апрельдә, атмосфера фронтына якын булу сәбәпле, урыны белән бераз яңгыр явачак. Төнлә +1...+6 градус, көндез +10...+15 градус көтелә.
Татарстан Гидрометеоүзәгенең беренчел мәгълүматларына караганда, киләсе атна башында, 13 апрельдә, республикада җылы һава торышы урнашачак. Урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, көндез температура +11...+16 градус тәшкил итәчәк.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев