Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Татарстанда 2026 елга билгеләнгән яшәү минимумы: ничә сум һәм нәрсәгә йогынты ясый

Татарстанда киләсе ел өчен яшәү минимумы расланды. Бу турыда «Татар-информ» яза

Яшәү минимумы – кешегә төп ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен кирәкле итеп билгеләнгән сумма. Гади тел белән әйткәндә, ул – азык-төлек (икмәк, сөт, шикәр, май, яшелчә, җиләк-җимеш) һәм төп хезмәтләрне, шул исәптән коммуналь түләүләрне капларлык иң түбән керем күләме.

Яшәү минимумының күләменә карап социаль пособиеләр, стипендияләр, кайбер башка түләүләр билгеләнә. Ул төрле төркемнәр өчен аерым, чөнки өлкәннәр, балалар һәм пенсионерларның ихтыяҗлары төрлечә.

Яшәү минимумы ел саен яңадан карала һәм алдагы елдагы күрсәткечтән түбән була алмый. Һәр төбәк аны үзенең социаль-икътисади шартларын исәпкә алып билгели.

2026 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда яшәү минимумы 1 025 сумга арта һәм 16 098 сум булачак.

2026 ел өчен түбәндәге күләмнәр билгеләнде:

  • Татарстан буенча гомуми яшәү минимумы – 16 098 сум;
  • Эшкә сәләтле гражданнар өчен – 17 547 сум;
  • Пенсионерлар өчен – 13 844 сум;
  • Балалар өчен – 15 615 сум.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев