Татарстан Рәисе Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә зыян күрүчеләр янына килде
Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте
«Сәламәтлек саклау министрлыгы өстәмә медицина бригадалары оештырды. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Ул зыян күрүчеләр белән сөйләште, тизрәк терелүләрен теләде. Табиблар һәр зыян күрүче турында мәгълүмат бирде», - диде Лилия Галимова.
Билгеле булганча, барлыгы 78 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 25е хастаханәдә калдырылган. Чаллы хастаханәсенә китерелгән ике кеше авыр хәлдә, дип өстәде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев