Су сибү сезоны
Бакчага барлык яшелчә, җиләк-җимешне утыртып бетергәннән соң, су сибү сезоны башлана.
Кабак белән ташкабакның тамырлары көчле. Яфраклары киң булу аркасында бу үсемлекләр суны бик күп парландыра. Шуңа күрә ташкабакка суны мул итеп атнага бер тапкыр сибегез. Бер үсемлеккә 10 литр су кирәк. Су сипкән вакытта яфраклары һәм сабагын юешләмәгез. Кабакка суны бераз сирәгрәк сипсәгез дә була. Бер төпкә 1–2 чиләк су кирәк. Төбендәге балчык суны 30 см тирәнлеккә кадәр яхшылап сеңдерерлек булсын. Яфраклары һәм сабагы үскән чорда кабак суга аеруча мохтаҗ. Кабак өлгергән вакытта да – июль уртасыннан августка кадәр су сибүгә игътибарлы булыгыз.
Кишер дымны җирдән тарта. Аларга суны сирәк сипсәгез, кишерләр кәкре булып, ярылып үсә, каты булып өлгерә. Су кирәгеннән артык сибелсә, кишернең яфрагы куе үсә, үзе үсүдән туктый. Июль-август айларында кишергә суны атнага бер тапкырдан да сирәк сипмәгез. Кызу көннәрне тагын да ешрак сибегез. Кишергә җылымса су гына сибәргә ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев