"САЛАВАТ КҮПЕРЕ" САЛАТЫ
"Салават күпере" салаты җиңел ясала, өстәвенә тәмле дә, төрле төсләре белән табынны да бизәп тора.
(Интертат)
Автор: Гөлүзә ВАСИЛОВА
Салат өчен: бер яңа өзелгән помидор, 1 кыяр, 200 грамм колбаса, 100 грамм сыр, 50 г чипсы, ярты яшел алма, 3-4 аш кашыгы майонез.
Эш тәртибе: помидорны шакмаклап, кыяр, кобаса, алманы саламлап турарга, сырны угычтан уарга, чипсыларны бераз вакларга. Аннары тәлинкә тирәли ингредиентларны салып чыгарга, уртага - майонез.
Табынга матур килеш куярга, ашаганда гына болгатырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев