Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне
Үзәк китапханә белгече Гөлнира Фаткаева интернат-йортта яшәүчеләр өчен кайгы көненә багышланган чара үткәрде
«Безнең йортта яшәүче Людмила Махнёва өчен бу дата бик мөһим булып чыкты. Аның бабасын 1937нче елда алып китәләр. Бабасының дуслары, өч бала белән ялгыз калган хатынын, Мәскәү шәһәреннән яшерен чыгып китәргә ярдәм итәләр. Людмила Викторовна Сарапул шәһәрендә үсә. Сәяси репрессиягә эләккән һәркемнең үз исеме, үз абруе, үз өметләре булган. Кызганыч, алар эзсез югалганнар. Мондый чаралар тарихи хәтерне саклап калу, үткәннәрдән гыйбрәт алып яшәү өчен мөһим», – дип хәбәр итәләр Мөслим картлар һәм ивалидлар интернат йорты архивыннан.
Фото – Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев