Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сабырлык

Сабыр гарәп телендәге  «сабыр, түземле» сүзеннән киеп чыккан.

 

Сабыр гарәп телендәге  «сабыр, түземле» сүзеннән киеп чыккан.  Тормыштагы һәрбер сынау бездән сабырлык таләп итә. Сабырлык берничә төр­ле була. Беренчесе - Алланы Тәгаләгә итәгать итүдә, ягъни Аллаһы Тәгалә безнең өс­тебезгә нәрсәләрне йөкләгән булса, шуларны үтәгән вакытта кирәкле булган сабырлык - намаз уку, ураза тоту кебек һәм башкалар. Икенчесе - Аллаһы Тәгалә безгә тыелырга кушкан нәрсәләргә карата сабырлык. Мәсә­лән, аракы эчмәү, дуңгыз ите ашамау, тәмә­ке тартмау кебек һәм башкалар. Өченчесе - бәла-казаларга карата сабырлык, ягъни авы­ру, ачлык, якын кешеләрнең үлеп китүлә­ренә карата сабырлык. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнән шундый хәдисләр риваять ите­лә.

-  Аллаһы Тәгалә әйтә: «Берәр бәндәмә авырлык килсә һәм шушы вакытта ул, миңа сыену чараларын эзләп, миңа ялварса, һич­шиксез, мин аңа сораганчы ук бирермен, һәм догасын кылыр алдыннан ук догасына җавап кайтарырмын. Ә инде бәндәмә авыр­лык килгәннән соң, мине онытып башка бе­рәүгә сыгынса, алардан чаралар эзләсә, күк ишекләрен ябармын, ягъни ул бернинди ях­шы нәтиҗәгә ирешә алмас.»

-  «Кем берәр төнне авырып уздырса һәм үзенең хәленә сабыр булса, Аллаһтан разый булса, газиз әнисеннән туган көнне гөнаһсыз булган кебек гөнаһларыннан пакьләнер. Әгәр авырсагыз, сәламәтлек сорама­гыз», - дип әйткән. Ягъни, Пәйгамбәребезнең соңгы җөмләсендәге сүзнең мәгънәсе шулайрак: «Әгәр авырган вакытыгызда гөнаһларыгыздан пакьлану һәм Аллаһы Тәгалә каршысына нинди бөек дәрәҗәләргә ирешүе­гезне белсәгез, сәламәтлек сорамас идегез. Ләкин бәндә буларак без тынычлык һәм сә­ламәтлек телибез».

Фото stefamerpik - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев