Сабантуйда яшьләр яшел зонага зыян салган: хокук бозучылар ачыкланды һәм җавапка тартыла
Яңалыклар

Сабантуйда яшьләр яшел зонага зыян салган: хокук бозучылар ачыкланды һәм җавапка тартыла

Районыбызның матурлыгы һәм иминлеге – һәрберебезнең уртак җаваплылыгы

Сабантуй мәйданында бертөркем яшьләр яшел зонага һәм төзекләндерү элементларына зыян салган. Хокук бозучылар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан ачыкланды. Хәзерге вакытта аларны закон нигезендә җаваплылыкка тарту буенча эш бара.

Җәмәгать урыннары – һәркайсыбыз өчен дә кадерле. Аларның матурлыгын, чисталыгын саклау өчен бик күпләрнең өлеше керә. Матурлыкны саклый белү – һәр кешенең әхлакый бурычы. Уйламыйча кылынган гамәлләр җәмгыятькә дә, яшьләрнеңикиләчәгенә дә тискәре йогынты ясамасын иде. Районыбызның матурлыгы һәм иминлеге – һәрберебезнең уртак җаваплылыгы.

Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев