Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Россиядә «ата-аналар хезмәт хакы» булдырырга тәкъдим иттеләр

Бу хакта ТАСС хәбәр итә

Дәүләт Думасы депутаты Сергей Миронов Россиядә бала карау сәбәпле эшләмәүче ата-ананың берсенә айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте. Тиешле мөрәҗәгатьне ул хезмәт министры Антон Котяковка юллаган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Инициатива эшләмәүче ата-анага бала караган һәм тәрбияләгән өчен яшәү минимумы түләүне күздә тота.

«Шул ук вакытта эшләмәүче ата-ана һәр бала туганда мондый түләүләр алырга хокуклы булырга тиеш», - диелә хатта.

Миронов Киров өлкәсендә «дәү әни хезмәт хакы» дигән рәсми булмаган исем алган ярдәм чарасы гамәлдә булуын искә төшерде. Ул өч яшькә кадәр балаларны караган эшләмәүче әбиләргә, бабайларга һәм башка туганнарга түләүләрне күздә тота.

Шуның белән бергә парламентарий фикеренчә, гамәлдәге модель яшь аналарны гаилә керемнәрен саклап калу өчен эшкә иртәрәк кайтырга этәрә, ә «ата-аналар хезмәт хакы» хатын-кызларга эшкә чыгу-чыкмауны мөстәкыйль рәвештә сайларга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев