Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Россия мәктәпләрендә икенче чит телне өйрәнү мәҗбүри булмаячак

Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән сөйләшкәннән соң Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте

Россиядә мәктәпләрдә икенче чит телне өйрәнүне мәҗбүри итәргә планлаштырмыйлар. Бу хакта РФ мәгариф министры Сергей Кравцов белән сөйләшкәннән соң Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин хәбәр итте.

Элегрәк РФ Мәгариф министрлыгы белем бирүнең федераль дәүләт стандартын үзгәртү турындагы боерык проектын урнаштырды. Документ мәктәпләрдә рус теле һәм бер чит тел белән беррәттән мәҗбүри рәвештә икенче чит телне дә өйрәнә башлауны күздә тота иде. Боерык проекты иҗтимагый фикер алышуга чыгарылды.

Володин сүзләренчә, инициатива зур резонанс кузгаткан. Аның каналындагы сораштыруда катнашучыларның күпчелеге – 80,3 проценты – тәкъдим ителгән үзгәрешләрне хупламаган. Дәүләт Думасы рәисе үзе шулай ук икенче чит телне мәҗбүри фән буларак кертүгә каршы булуын белдерде. Бу укучыларга йөкләнешне арттырачак һәм уку процессын оештыруда кыенлыкларга китерәчәк, дип билгеләп үтте ул.

«Бу мәсьәлә турында мәгариф министры белән сөйләштек. Ул аңлатканча, боерык проекты фикер алышу өчен тәкъдим ителгән булган. Бу төгәл карар түгел. Кешеләрнең фикерләрен исәпкә алып, икенче чит тел мәҗбүри фән буларак кертелмәячәк, дип ышандырды министр», - дип язган Володин МАХ каналында.

Чыганак, фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев