Район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин киңәшмәне таныштырудан башлады
Район башлыгы узган атналардагы чараларга күзәтү ясады. Шулай ук ул спорт, мәгариф, мәдәният өлкәсендәге уңышларга тукталды.
Район эчке эшләр бүлегенең полиция җитәкчесе Булат Замалиев оператив хәл белән таныштырды. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Марина Бәдретдинова инвалидлар ункөнлегенә әзерлек турында сөйләде. Район Башкарма комитетының инфраструктура бүлеге җитәкчесе Илнар Сәйфиев телефоннар өчен "Госуслуги. Дом" махсус кушымтасының уңайлыклары белән таныштырды. Мөслимнең балалар сәнгать мәктәбе директоры Айгөл Фәттахова мәктәпнең ел дәверендәге эшчәнлеге, уңышлары хакында сөйләде.
Рәмилә Сәләмова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев