Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бертөркем райондашларыбыз МХОдәге егетләргә ярдәм йөге тапшырды
Яңалыклар

Район башлыгы Альберт Хуҗин җитәкчелегендә бертөркем райондашларыбыз МХОдәге егетләргә ярдәм йөге тапшырды

Алар адресатларына тапшырыла да башлады

2 автомобиль, квадроцикл, 3 мотоцикл, генераторлар һәм башка инструментлар, автомобиль тәгәрмәчләре, төзү материаллары, күчтәнәчләр һәм якташлардан башка кирәк-яраклар тупланды. Алар адресатларына тапшырыла да башлады.

Район башлыгы Альберт Хуҗин әлеге сәфәре хакында социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә сөйли.

"Татарстанның шефлыгында булган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә булдык.
Безне ТР Премьер-министры урынбасары Фәнил Әһлиуллин каршы алды. Якташларыбыз җыйган гуманитар ярдәм бу шәһәрләрдә яшәүчеләргә тапшырылды!" - дип язган ул.

Фотолар - А. Хуҗинның шәхси сәхифәләреннән.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев