Ноябрьнең беренче көннәрендә Татарстанда җепшек кар, салкын һава торышы көтелә
Яңалыклар

Ноябрьнең беренче көннәрендә Татарстанда җепшек кар, салкын һава торышы көтелә

Бу атнаның беренче яртысында һава температурасының төшүе көтелә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, бүген республикада җылы һава торышы саклана әле, ягъни +11 градус булачак.

Әмма иртәгә, 2 ноябрьдә, һава шарлары начарлана башлый. Төбәк буенча урыны белән җепшек кар һәм яңгыр көтелә. Аязучан болытлы һава торышы була, җил башта төньяк-көнбатыштан аннары көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0,+5 градус көтелә. Көндез +3,+8 градуска кадәр җылыта, дип хәбәр итә синоптиклар.

Чәршәмбе, 3 ноябрьдә, алмашынучан болытлы һава фаразлана, республика территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк.

Төнлә 0,-5 градуска кадәр салкынайта, төбәкнең төньяк һәм көнчыгыш районнарында 3.8градуска кадәр салкын көтелә. Көндез һава температурасы +1,+6 градуска кадәр күтәреләчәк. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/01-11-2021/noyabrne-berenche-k-nn-rend-tatarstanda-epshek-kar-salkyn-ava-toryshy-k-tel-5842285

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев