Яңалыклар

«Нефтехим»дагы янгыннан соң хастаханәгә озатылган кешеләрнең нинди хәлдә икәне билгеле

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында «Түбән Кама Нефтехим»дагы янгыннан соң хастаханәгә озатылган кешеләрнең хәле турында сөйләделәр

Ведомствоның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта 9 кеше Түбән Кама район хастаханәсендә дәвалана. Аларның хәле уртача. Тагын өч пациентны санавиация ярдәмендә Республика клиник хастаханәсенә китерделәр. Аларның икесе авыр хәлдә, берсенеке - уртача.

Элегрәк тагын 10 зыян күрүчене махсус самолет белән Мәскәүгә китерүләре турында хәбәр ителгән иде. Аларны Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль катастрофалар медицинасы үзәге табибларының җыелма бригадасы озата барды.

 


Нет комментариев