Мөслим спорт мастерларын үстерә
Райондашларыбыз Россия беренчелегеннән җиңү белән кайтты.
1–6 март көннәрендә Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия беренчелеге үтте. Ярышларга Россиянең 44 регионыннан 500дән артык спортчы килгән иде. Татарстан җыелма командасы составында Мөслим спорт мәктәбенең тугыз укучысы катнашты.
Армрестлинг буенча тренер Ларис Бариевның шәкертләре үҗәт булулары белән аерылып тора. Идел буе федераль округы беренчелеге булсынмы, Татарстан, дөнья чемпионатымы, егетләр сынатмый. Ларис Бариевның дүрт укучысы спорт мастерлыгына кандидат нормасын үтәгән иде инде. Илһам Бариев, Ислам Гайнуллин, Данияр Хәбибуллин һәм Айдар Корбыевның 15-16 яшьтә мондый дәрәҗәле исемне алулары балаларның әти-әниләре өчен дә горурлык булуын әйтеп тору кирәкме икән?! Орел шәһәрендә кул көрәше буенча узган Россия беренчелегендә исә Илһам Бариев спорт мастеры нормативын үтәде һәм Россия җыелма командасы составына керде. 55 килограмм үлчәү категориясендә ул беренче урынны алды.
– Кул көрәше белән бишенче ел шөгыльләнәм. Башта бик яратып футбол уйнадым. Тезләрем авырта башлагач, әтием үзе җитәкләгән түгәрәккә чакырды. Яңа спорт комплексы сафка баскан ел иде ул. Кул көрәше күңелгә бик якын. Киләчәгемне спорт белән бәйләргә уйламасам да, армрестлинг минем өчен яраткан шөгыль булып калачак, – ди Илһам Бариев.
Кул көрәше буенча Россия беренчелегендә 55 килограмм үлчәү авырлыгында Мөслим лицееның 7 сыйныф укучысы Раян Хәйруллин ике кулда да өченче урынны алды. Раян Ларис Бариев кул астында икенче ел шөгыльләнә. Яр Чаллы шәһәрендә узган ярышларда үсмер егет беренче урынга лаек булган иде.
– Кул көрәше – 90нчы елларда популярлашып киткән спорт төре. Бүген күп кенә илләрдә армрестлинг буенча зур ярышлар үткәрелә. Олимпиада уеннарына керү өчен әлеге спорт төренең беренче урында торуы да куанычлы. Быелгы сезонны без Яр Чаллы шәһәрендә башлап җибәрдек. Аннары Түбән Новгородта узган федераль ярышларда катнаштык. Соңгысы Орел шәһәрендә узган Россия беренчелеге булды. Һәрберсеннән призлы урыннар белән кайтуыбыз – укучыларымның тырыш хезмәте нәтиҗәсе, – ди Ларис Бариев.
Мөслим гимназиясенең 8 сыйныф укучысы Наил Харисов 60 килограмм авырлыктагылар арасында өченче урынны яулады. Хоккейчы егет спортның ике төрендә дә сынатмый.
– Кул көрәше секциясенә, дустыма ияреп, кызык өчен генә килгән идем. Бу спорт төре белән чынлап торып кызыксына башлавымны сизми дә калдым. Җиңүләр җиңел бирелми. Тренировкалар шактый көч һәм түземлек сорый, – ди Наил, зурларча фикер йөртеп.
Кызлар арасында 50 килограмм авырлыктагылар арасында гимназиянең 9 сыйныф укучысы Илина Бариева дүртенче урынны алды һәм спорт мастерлыгына кандидат нормативын үтәде.
Татарстан Республикасы җыелма командасы гомумкоманда зачетында, Алания командасыннан калышып, икенче урынны яулады.
Спортчылар атнаның биш көнендә тренировкаларга йөри. Уку белән спортны бергә алып баручы кул көрәше осталары сентябрь аенда Төркиядә үтәчәк дөнья беренчелегенә әзерләнә.

Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев