Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Мөслим районында сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен масштаблы реконструкция старт алды

Халыкны өзлексез сыйфатлы су белән тәэмин итү – төп бурычларыбызның берсе

«Быел «Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү» программасы кысаларында Мөслимдә су үткәргеч челтәрләрен масштаблы реконструкцияләүгә керештек.

Заманча горизонталь бораулау ысулы белән Икенче урау юл, Гагарин, Молодежная, Первомайская һәм Урожайная урамнары буйлап яңа су трассасы сузыла. Яңа челтәргә район үзәк хастаханәсе, политехник техникум, «Күбәләк» балалар бакчасы, 9 нчы котельная да тоташтырылачак.

Бу масштаблы эшләр республикабыз җитәкчелеге ярдәме белән башкарыла, зур рәхмәтебезне җиткерәбез!» – дип хәбәр ителә Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсендә. 

Гөлназ Җәлилова фотолары.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев