Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Миңнеханов: Ватан геройларының батырлыклары безне рухландыра

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрләрдә республика халкын Ватан Геройлары көне белән котлады

«Ватан Геройлары хезмәт һәм намус юлын сайлый. Аларның батырлыклары һәм бурычка тугрылыгы безне рухландыра, ә аларның батырлык үрнәге көчлерәк булырга өйрәтә. Ватан Геройлары көне белән!» - дип язган ТР Рәисе MAX мессенджерындагы каналында.

Республика җитәкчесе Фатих Кәримнең (1908-1945) «Ант» шигыреннән өзек китергән:

Синең өчен, шушы балам өчен,
Нәсәлем өчен, Туган ил өчен,
Мылтык тотып баскан җиремнан
Бер адым да артка чигенмәм.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Ватан Геройлары көне уңаеннан музыкаль видеокотлау урнаштырган (клипта документаль кадрлар иллюстратив кадрлар белән бергә күрсәтелә).

Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев