Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Лицейлылар сынатмады

20-23 май көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә мәктәп укучылары арасында уздырылучы “Президент ярышлары” Бөтенроссия спорт бәйгесенең төбәк этабы узды. Мөслим лицееның 6 “Б” сыйныфы анда икенче урын алды.

Лицейның физкультура укытучысы Фасыйл Арсланов кул астында балалар ел дәвамында спорт белән шөгыльләнгән. Җәйге чорда да алар атнага берничә мәртәбә икешәр сәгать мәктәпнең спорт залында һәм спорт мәйданчыгында дәресләр үткәргән.

– Спортны яратучы укучыларымның җиңү яулаячагын алдан белдем. Муниципаль этапка әзерлекне февраль аенда ук башладык. Уку вакытында дәресләрдән соң системалы шөгыльләндек. Ярышларның республика этабында беренче өчлеккә кергәч, үзебезгә ышанычыбыз артты, – ди укучыларны ярышларга әзерләгән физкультура укытучысы Фасыйл Арсланов.

– Укучыларыбыз мондый ярышларда беренче мәртәбә генә катнашмый. Ике мәртәбә Россия күләмендә беренче унлыкка кердек. Иң сөенечлесе – Татарстан тарихында тәүге тапкыр беренче өчлеккә кердек. Бу – укучылар өчен генә түгел, лицей өчен дә зур җиңү, – ди лицей директоры Чулпан Әхмәтшина.

Лилия Шәймиева

Фото – Илфат Хафизовның шәхси архивыннан

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 31 май 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев