Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Күпфатирлы йортлар яңара

ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен брифинг узды

Брифингның темасы актуаль мәсьәләләрнең берсе – 2026 елда Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның барышы хакында иде.

Брифинг эшендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы – ТР баш дәүләт торак инспекторы Александр Тыгин, Татарстан Республикасы Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды генераль директоры Айрат Абүзәров катнашты.

“Күпфатирлы йортларны төзекләндерү” республика программасы ярдәмендә гадәттә йортларның түбәләре, фасадлары, инженер системалары һәм лифт җиһазлары төзекләндерелә.

– Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасы гамәлдә булган чорда 12 меңнән артык йорт яңартылды, – дип хәбәр итте Дамир Шәйдуллин. – Программа 2008 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә гомуми мәйданы 54 миллион квадрат метрдан артык булган, 2 миллионнан артык кеше яшәгән йортларга капиталь ремонт ясалды. Төзекләндерү эшләренә барлыгы 107 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Шуның 46 миллиард сумы Татарстан һәм муниципалитетлар бюджетыннан бүлеп бирелде. 2026 елда капиталь ремонт программасы буенча 41 муниципалитетта 813 күпфатирлы йорт яңартыла. Бу максатларга 11,1 миллиард сум бүлеп бирелде.

Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы фонды генераль директоры Айрат Абүзәров төзекләндерү эшләрен башкаручыларның 15 августка кадәр сезонлы эш төрләрен төгәлләргә бурычлы икәнен хәбәр итте.

– 30 сентябрьгә кадәр – калган вакытлы чараларны, ә программаны тулысынча үтәү, лифт җиһазларын алыштыруны да кертеп, 1 декабрьгә кадәр планлаштырыла, – диде ул.

Мөслим районы территориясендә дә әлеге программа ярдәмендә ел саен берничә күпфатирлы йортларда төзекләндерү эшләре башкарыла.

– Мөслим районында 64 күпфатирлы йорт исәпләнә. 2023-2025 елларда гына да 14 күпфатирлы йортта төзекләндерү эшләре башкарылды, – диде район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Сәлихҗанов. – 2026 елда исә 5 күпфатирлы йорт – Банк урамындагы 57нче, Вахитов урамында урнашкан 19нчы һәм 27нче, Кооператив урамындагы 235нче, Колхоз урамындагы 20А йортларында узды. Бүгенге көндә төзекләндерү эшләре төгәлләнде дияргә тулы нигез бар. Хөкүмәт ярдәме 20 миллион сумга якын тәшкил итте. Йортларда мөһим булган төрле төзекләндерү эшләре башкарылды. Болар: электр челтәре, канализация системасын яңарту, йортларның фасад, подвал һәм отмоска өлешләрен ремонтлау. Алдагы елда да программа ярдәмендә күпфатирлы йортларга ремонт үткәрү ниятебез бар. Иң мөһиме: халыкка уңайлы мөмкинлекләр булдырырга ярдәм итүче  әлеге программа эшләвен дәвам итсен.

Агымдагы елда республикада күпфатирлы йортларда яшәүчеләр арасында сөрем газы белән агулануның да дистәләгән очрагы теркәлгән. Шуңа күрә дә күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерү программасын гамәлгә ашырганда махсус контрольдә торган тагын бер мәсьәлә – газ җиһазлары һәм яшәүчеләрнең ис газы белән агулану куркынычын киметү.

– Сөрем газы белән агулану фактлары бездә, кызганычка каршы, бар. Районнар үзләренең капиталь төзекләндерү программаларына вентиляция каналлары һәм төтен чыгару юлларын кертергә тиешләр. Быел, мәсәлән, мондый эшләр 141 күпфатирлы йортта башкарылды, – дип билгеләп үтте Дамир Шәйдуллин.

Район хакимиятеннән алынган мәгълүмат буенча, Мөслим районы территориясендәге күпфатирлы йортларда мондый катлаулы вәзгыять юк. Барлык күпфатирлы йортларда да ике контурлы котеллар урнаштырылган. Әлбәттә, әлеге котелларда һәм төтен чыгу юлларында төзексезлекләр килеп туганда, газ-эксплуатация хезмәткәрләре фатир хуҗаларына котелны алыштыру яисә төзекләндерү эшләрен башкару буенча күрсәтмә-тәкъдим бирәләр һәм аның үтәлешен игътибар үзәгендә тоталар.

Яшәгән йортың төзек һәм каралган булса, тормыш итүе дә ничектер күңеллерәк һәм уңайлырак була. Шунысы да мөһим: төзекләндерелгән күпфатирлы йортлар да район үзәгенең каралган булуын, анда яшәүчеләрнең төзек-матур йортларда яшәвен ачык дәлилли. Шуңа күрә дә хөкүмәт программаларының халыкның уңайлы шартларда яшәвен тәэмин итүе мөһим максат булып тора.

Фәридә Гайнетдинова фотосы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев