Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күрсәткечләр район файдасына түгел

Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы үтте.

Юллар торышы яхшыра барган саен юл һәлакәтләре дә арта кебек. Юллар әйбәт дип, машина йөртүчеләр тизлекне арттыра бугай. Югыйсә, тизлекне киметү, куркыныч участоклар турында хәбәр итүче юл билгеләре дә аз түгел.

– 2022нче елның биш ае эчендә бер юл-транспорт фаҗигасе теркәлде. Зыян күрүчеләр булмады. 8-18 июнь аралыгында исә – ун көн эчендә өч юл-транспорт фаҗигасендә өч кеше якты дөнья белән хушлашты. Шуларның берсе – бала. Юл-транспорт фаҗигаләренә сәбәп булган машина йөртүчеләрнең өчесе дә – читтән: Яр Чаллы, Әлмәт һәм Туймазы шәһәрләрендә яшәүчеләр, – ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов.

Юл-транспорт фаҗигаләрен кисәтү юнәлешендә эчке эшләр бүлеге дә, юлларның иминлеге өчен җавап бирүче башка хезмәтләр дә күләмле эш башкара. “Главтатдортранс” учреждениесе вәкиле Азат Гәрәев әйтүенчә, районда җәйге чорда гына да “Автострой” оешмасы тарафыннан 22 юл билгесе һәм җиде ясалма калкулык куелган. Моннан тыш “Татавтодор” җәмгыяте дә юл билгеләре һәм ясалма калкулыклар урнаштырган. Мөслим – Тат. Шуган һәм Мөслим – Актаныш юлында баручы ремонт та иминлекне тәэмин итү максатында башкарыла. Район үзәгендәге урамнарны төзекләндерү дә дәвам итә: юллар ремонтлана, тротуарлар ясала, яктырткычлар куела.

Район башлыгы күз күременә комачаулаучы агачларны кисәргә тәкъдим итте. “Күбәләк” балалар бакчасы янында, иминлекне тәэмин итү максатында, машина кую урыны һәм ясалма калкулык ясау турында да сүз булды.

 “Хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Кашапов оешманың яңа уку елына әзерлеге турында хисап тотты.

– 2022-2023 уку елында 408 укучыны 16 автобус йөртәчәк. Барлыгы 21 маршрут, – диде ул. – Моннан тыш политехника техникумы студентларын йөртү өчен биш маршрут билгеләнгән.

Марат Кашапов ике яңа автобус (ПАЗ һәм УАЗ) кайтуын да билгеләп үтте. Альберт Хуҗин мәктәп автобуслары өчен шоферларны җентекләп сайларга кушты.

Утырышта юл-транспорт фаҗигаләре булганда махсус хезмәтләрнең реакция ясау вакытын тизләтү бурычы да куелды.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев