Кичә район хакимиятенең актлар залында чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды
Район башлыгы Альберт Хуҗин киңәшмәне таныштырулардан башлады
Яңа вазыйфага билгеләнүчеләр:
– Ләйсән Кәримова район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде;
– Илгиз Зиннуров район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе итеп билгеләнде.
Шулай ук район башлыгы узган атналардагы чараларга күзәтү ясады.
Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар турында сөйләде. Район Ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов зиратлардагы чисталыкны һәм тәртипне саклау мөһимлегенә тукталды. "Татмедиа" АҖ филиалы "Мөслим - информ" директоры Римма Афзалова вакытлы матбугатка язылу кампаниясе турында сөйләде. Бу хакта район хакимиятенең матбугат хезмәте яза.
Фото – район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев