Казанның Җиңү паркында концлагерь тоткыннары истәлегенә чәчәкләр салдылар
Яңалыклар

Казанның Җиңү паркында концлагерь тоткыннары истәлегенә чәчәкләр салдылар

Һәлак булганнарны искә алырга бөтен республикадан концлагерьларның элеккеге тоткыннары җыелды. Алар Җиңү паркында очрашты һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды

Казанның Җиңү паркында Халыкара фашист концлагерьлары тоткыннарын азат итү көненә багышланган чәчәкләр салу тантанасы булды.

Һәлак булганнарны искә алырга бөтен республикадан концлагерьларның элеккеге тоткыннары җыелды. Алар Җиңү паркында очрашты һәм Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

Тантанада шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков та катнашты. Чараны оештыруда «Сугышчан Туганлык Волонтерлар Ротасы» волонтерлары ярдәм итте.

Чыганак, фото: © «Татар-информ», Кирилл Гомәров

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев