Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Казанда ягулык салу станцияләрендә ажиотаж акрынлап кими - мэрия

Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр

Казанда ягулык салу станцияләрендә ажиотаж акрынлап басыла. Бу хакта шәһәр мэриясендә хәбәр иттеләр

Казан мэры Илсур Метшин сүзләренчә, паника һәм чиратлар кими бара. «Бүгенге көндә бернинди өзелекләр дә юк», – диде ул атналык киңәшмәдә.

Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров аңлатканча, шәһәр тормышы туктап калмасын өчен, «ТАИФ» компаниясе җәмәгать транспорты һәм барлык шәһәр хезмәтләре өчен аерым ягулык салу станциясе бүлеп биргән. Бу – гадәти заправкаларда кабат ягулыкка ихтыяҗ арткан очракта да, автобуслар, махсус техника һәм ашыгыч хезмәтләр тыныч кына ягулык сала алсын өчен эшләнгән.

Чыганак: Интертат

Фото: «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев