Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканы 15 елга кадәр кыскыртырга җыеналар

Бу турыда «Татар-информ» яза

Гаилә ипотекасы буенча ташламалы ставканы 15 елга кадәр кыскыртырга җыеналар

 

Россиядә гаилә ипотекасы шартларын үзгәртергә мөмкиннәр. Яңа проект буенча, ташламалы процент ставкасы 15 ел гына гамәлдә булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

«Известия» хәбәр иткәнчә, бу кагыйдәләр 2026 елның 1 июленнән соң рәсмиләштерелгән гаилә ипотекаларына кагылырга мөмкин.

Әгәр үзгәрешләр кабул ителсә, кредит бирелгәннән соң 15 ел үткәч, дәүләт банкларга ташламалы һәм базар ставкасы арасындагы аерманы капламаячак. Шуңа күрә ипотека ставкасы базар дәрәҗәсенә кадәр күтәрелергә, нәтиҗәдә айлык түләүләр дә сизелерлек артырга мөмкин.

Документта шулай ук ставка исәпләү тәртибен үзгәртү тәкъдим ителә. Фатир сатып алу өчен алынган кредитларда ставка Россия Банкының төп ставкасына өстәмә 2 процент пункты күләмендә булырга мөмкин. Шәхси йорт төзелеше өчен алынган кредитларда бу күрсәткеч 2,5 процент пунктына кадәр җитәргә мөмкин.

Моннан тыш, кредит алганнан соң 271 көн эчендә яшәү урыны буенча теркәлмәгән кешеләр өчен дә ставка күтәрелергә мөмкин. Бу очракта ул төп ставкадан 3–3,5 процент пунктына югарырак булачак.

«Известия» чыганагы хәбәр иткәнчә, әлеге проект хәзер федераль башкарма хакимият органнарында килештерү узу стадиясендә. Россия Финанс министрлыгында һәм Төзелеш министрлыгында исә гаилә ипотекасы программасының төгәл шартлары әле эшләнүен дәвам итә дип белдергәннәр.

Чыганак, фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев