Чәчәкләре дә, күңеле дә матур
Үз хезмәте хакында җылы итеп, ялкынланып сөйләүчеләр сирәк. Мөслим урамнарына беренчеләрдән булып чәчәкләр утыртып матурлык тудырган Рүзилә Бәйрханова нәкъ менә шундый
Ул чәчәкләр, агач-куаклар хакында яратып, хәтта дулкынланып сөйли. Тагын шунысы игътибарга лаек: Рүзилә ханым хезмәтендә генә түгел, һәр кешедә, һәрнәрсәдә матурлык һәм яхшы якларны гына күрә белә.
Рүзилә Бәйрханова Иске Вәрәш авылында гаделлек һәм төгәллек сөюче тырыш хезмәт кешеләре гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бала чагыннан табигатьтәге һәрнәрсәгә сокланып, һәр үсемлекне яратып үсә.
– Тышта кар койма тигезлегенә житкән, урамда суык, ә без, бертөркем бала-чага, Мәдинә тавына чана шуарга барабыз. Сикертмәле тауда бик рәхәтләнеп, шау-гөр килеп чана шуабыз. Тау астыннан гына, кайнап, чишмә чыгып утыра иде. Өстеннән пар чыга, кырыенда кар өеме, ә суы катмый. Чишмә янына килеп, аны карыйм дип иелсәм – шаккаттым: су астында ямь-яшел үсемлекләр үсә. Бу күренеш миңа гаҗәеп тоелды: тышта 25 градус суык бит! Кулымны суга тыгып, үсемлекләрне өзеп алдым. Су жылы иде! Ул вакытта миңа 6-7 яшьләр булгандыр. Үләннәрне пәлтәм эченә тыктым да өйгә йөгердем. Өйгә кайтып керү белән аларны әниемә суздым. Әниемнең: “Ии, минем яшел натуралистым”, – дип кочып алганы бүген дә иң бәхетле мизгел булып күз алдымда саклана, – ди Рүзилә ханым, дымланган күзләрен сөртеп.
Мәктәптә укый башлагач та Рүзилә Бәйрханова үсемлекләр дөньясы белән кызыксынуын ташламый. “Яшь натуралист” журналын алдыра, аның һәр битен укый.
– Әти-әниебез дә бакча яраталар иде. Алар: “Кызым, син чәч, синең кулың җиңел”, – дип, һәрвакыт үсендереп торды. Әбиебезнең яран гөлләре бөтен тәрәзә төбен тутырып чәчәк ата иде. Ул безне гөлләр тәрбияләргә өйрәтте, – ди чәчәкче ханым.
Урта сыйныфларда укыганда Рүзилә чәчәк үстерүче булырга теләвен әйтә. Иптәш кызы Илиза, аның укып бетергәнен көтеп, 1 елга колхозда эшкә кала, чөнки алар Ленинград өлкәсендәге Ораниенбаум уку йортында укырга хыялланалар.
– Әтинең мине бик нык бухгалтер итеп күрәсе килгән иде, Казанга илтергә әзерләнде. Әмма, әти-әнигә каршы чыгу гадәтем булмаса да, мин сүземнән кире кайтмадым. Алар теләгемә каршы килмәде. Уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, чәчәкләр үстерүче-декоратор һөнәре алдым. Анда белем алуым белән бик горурланам! – ди Р. Бәйрханова.
Яшь белгечләрне шәһәрнең “Шары” дип аталучы теплица хуҗалыгына эшкә юллыйлар. Биредә ул тиң ярын очрата.
– Язмышка язылганнан узып булмый, мин язмышыма бик рәхмәтле! Айдарым Казахстаннан килгән иде. Күңелләребез белән бер-беребезгә тартылганбыздыр, танышу белән бер-беребезне якын итеп аралаша башладык. Гаилә корганнан соң Мөслимебезгә кайтып төпләндек. Дүрт дистә елга якын бергә гомер итәбез. Улыбызга һәм кызыбызга гомер бүләк иттек. Киленебез белән киявебез дә үзебез кебек, бик яратабыз аларны! Туганнарым да Мөслимдә, бер сеңлебез генә Әлмәт шәһәрендә яши. Бу да – бәхет, – ди Рүзилә ханым.
Мөслимдә Рүзилә Бәйрхановага һөнәре буенча эш табылмый. Шуңа 15 ел дәвамында башка һөнәрләр башкарырга туры килә, әмма ул үкенми.
– Йөргән таш шомара, диләр. Мин дә төрле оешмаларда хезмәт куеп, күп кешеләр белән аралаштым, яңа танышлар, дуслар таптым. Алар тормыш юлымда яңа баскыч булды. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлап, тәрбияче дипломын алдым. Мөслимдәге “Кояшкай”да һәм Иске Вәрәш балалар бакчасында, метеостанциядә, “Ләззәт” кафесында – пешекче, аннан чәкчәк пешерүче булып эшләдем. Көн саен ничәшәр килограмм чәкчәк пешергәнмендер, исәбен белмим. Көнем сыер саугач йомырка туглап башлана һәм кич көтү кайтканда гына өйгә кайта идем, – ди Рүзилә ханым.
Шулай да бала чагыннан ук чәчәкләр үстерергә хыялланган ханымга теләген тормышка ашыру мөмкинлеге туа. 2004 елда аны ул вакыттагы район башлыгы Ришат Хәбипов чәчәкләр үстерүче-декоратор итеп эшкә чакыра.
– 4 июнь көнне мине коммуналь хуҗалыкка чәчәк үстерүче итеп эшкә алдылар. Ул вакытта Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында реконструкция башланган иде, безгә паркның әйләнә-тирәсен чәчәкләр белән бизәү бурычы куелды. Җәй башы, орлыклар да, чәчәк үсентеләре дә юк. Лицей укытучысы Бания Тимерхановнага мөрәҗәгать иттем. Ул миңа үзе утыртканнан калган сальвия, бархатцы һәм агератум үсентеләрен бирде. Шулай итеп түтәлләрдә беренче чәчәкләр пәйда булды, – ди Рүзилә Бәйрханова. – Пятилетка урамында яшәүче Мәкъсүт абыйларда чылбырлы кое бар иде, чәчәкләргә шуннан су ташып сибә идек. Шул урамда яшәүче таныш апалар пион, мускарики, ирис үсентеләрен бирделәр.
Беренче елны шулай эшләдек. Аннан соң эш һәм мәшгульлек үзәге аша балаларны эшкә ала башладык. Җәй буе балалар белән чәчәкләр утырта, үстерә идек. Галина һәм Василий Обналиннар да мемориаль комплекска чәчәкләр утыртырга ярдәм иттеләр.
2007 елда “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы төзелә. Рузилә Бәйрхановага оешманың җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр.
– Башта каршы килсәм дә, аннан ризалаштым. Азнакайда шундый оешма эшли иде, аларның тәҗрибәсен өйрәнеп кайттым. Хәрби комиссариат бүлегеннән бушаган бинага урнаштык, яңа булмаса да УАЗ машинасы бирделәр. Шул елларда чүп җыю эшен дә башлап җибәрдек, чөнки район үзәгендә дә, тирә-юньдә дә чүп өемнәре барлыкка килә башлаган иде. 12 урам җыештыручы алдык, аларга район үзәгендәге урамнар бүлеп бирелде, – ди ул.

Машина йөртергә кирәк булгач, анысын да өйрәнә, таныклык ала Рүзилә ханым. Беренче йөрткән машинасы да УАЗ була.
Район башлыгы булып Рамил Муллин килгәч, чәчәкләр һәм агач-куаклар утырту мәйданы киңәя. Соңрак “Кояшлы Ык” ял зонасы да өстәлә. Бүген районда чәчәк композицияләре, агач-куаклар үскән мәйдан бик зур. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” оешмасы да үсте, хәзер аларның үз теплица хуҗалыклары да бар.
– Шөкер, миңа һәрвакыт бик яхшы җитәкчеләр һәм хезмәт коллективлары туры килде. Район башлыклары Альберт Хуҗин, Рамил Муллин, Ришат Хәбипов идеяләремне тормышка ашырырга ярдәм иттеләр, алар тәкъдим иткән яңалыкларын да тормышка ашыра алдык. “Яшелләндерү һәм төзекләндерү” җәмгыятендә дә берсеннән-берсе яхшырак җитәкчеләр һәм хезмәттәшләр белән эшләдем һәм эшлим. Кызыл дипломымның, белемемнең, ике дистә елдан артык шушы юнәлештә куйган хезмәтемнең юкка гына булмаганлыгын аңлыйм, хезмәт елларымның нәтиҗәле булуына һәм фидакарь хезмәттә үтүенә куанып яшим, – ди Рүзилә Бәйрханова.
Көннең иң кызу, кояшның туры караган вакыты булуга карамастан, ул тагын чәчәкләре янына юл алды. “Кояшлы Ык”тагы чәчәк композицияләре суга сусый башлаган, гөлләрне коткарырга кирәк,” – диде ул, һәрвакыттагыча күзен кыса төшеп һәм кояштай балкып елмаеп. Чәчәкләр тәрбия һәм игътибар ярата. Гомеренең ике “5”лесенә лаек булган Рүзилә Бәйрханова да үзе утырткан чәчәкләре, агач-куаклары кебек тормыш матурлыгын тоеп, кадерен белеп яши.
Фото – Р. Бәйрханованың шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев