Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1973 ел

24 февраль

Тантаналы утырыш

22 февральдә район культура йортында Совет Армиясе һәм Хәрби Диңгез Флотының 55 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Совет Ко­раллы Көчләренең данлы сугышчан юлы турында до­клад белән район хәрби ко­миссары майор В.О.Веркин чыкты. Аннары документаль фильм күрсәтелде һәм кон­церт куелды.

Һәр көн уңыш өчен

М.Вахитов исемендәге колхоз игенчеләре мул уңыш үстерергә биргән вәгъдәләрен практик эш белән ныгыталар. 6903 гек­тар җир вакытында һәм юга­ры сыйфатлы итеп туңга сөреп калдырылды. 35 мең тонна тирес таратылды. Кар тотуга җитди игътибар бирәбез. Кар сулары тотуга хәзерлек бара. Техниканы ре­монтлауны югары темп белән алып барабыз. 12 чәчү агре­гаты комплектлаштырылды. Шуларның өчесе чәчкечле. 300 тонна минераль ашла­ма кайтарылды. Орлыкның 80 проценты беренче клас­ска туры килә. Хуҗалыктан 8 кеше СПТУда укый.

З.Сөләйманов,

агроном.

27 февраль

Тыгыз элемтәдә

Җирле советларга сайла­уларда инде берничә тапкыр Яңа Карамалы авылының си­гезенче округыннан авыл со­ветына депутат итеп сайлан­дым. Үз округымның сайла­учылары белән элемтәдә то­рам, аларның наказларын төгәл үтәргә тырышам. Елга ике мәртәбә сайлаучыла­рым алдында отчет ясыйм. Су чыганакларын чистар­ту һәм ремонтлау буенча на­казлар үтәлде. Урамнарга су үткәрү җәен хәл ителәчәк. Зират әйләндерелде. Авылда икмәк заводы эшләтү наказы райпо гаебе белән үтәлмәде.

Нурлыһода

Тимербаева,

авыл советы депутаты.

1 март

Яз сулышын тоеп

Механизаторлар трак­торлар ремонтлауны төгәлләү өчен көрәшәләр.43 тракторның 39ы язгы кыр эшләренә әзер. Тагылма ко­раллар озакламый сынау мәйданчыкларына чыгары­лачак. Кар тотуда Михайлов­ка бүлекчәсе тракторчылары өлгер. Комсомол М.Перушин 305 гектар мәйданда кар тотты. Бүлекчә буенча бу күрсәткеч – 2320 гектар.

Г.Егоров,

“Мөслим” совхозы

комсомол оешмасы

секретаре.

Сәхифәне Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев