Бер максат белән янучы йөрәкләр очрашты!
Яңалыклар

Бер максат белән янучы йөрәкләр очрашты!

Чарада Актаныш, Тукай, Азнакай, Актүбә һәм Мөслим районнарыннан килгән актив волонтерлар катнашты

Мөслимнең яр буе ял итү зонасында волонтерларның районара киңәшмә-очрашуы узды. Чарада Актаныш, Тукай, Азнакай, Актүбә һәм Мөслим районнарыннан килгән актив волонтерлар катнашты.

Очрашу барышында алар үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашты, кызыклы мастер-классларда катнашты. Волонтер командалары җитәкчеләре башкарылган эшләр, гамәлгә ашырылган проектлар һәм киләчәк планнар турында сөйләде.

Чарага үзенчәлекле рух өстәп, Рузәл Минһаҗев катнашучыларга яңа шигырьләрен тәкъдим итте.

Игелек кылу, ярдәм итү һәм илебез тынычлыгы өчен хезмәт кую теләге белән берләшкән волонтерлар очрашудан күтәренке кәеф, яңа танышлар һәм яңадан күрешү теләге белән таралышты. Бердәм булганда, без тагын да көчлерәк!

Фото - Фәния Хафизовадан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев