Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

«Батырлар.Татарстан геройлары» программасында катнашуга 1,6 меңнән артык гариза килгән

Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде

«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашу өчен ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылардан 1604 гариза килгән. Бу хакта ТР Дәүләт Советының тугызынчы утырышында ТР Премьер-министры Алексей Песошин белдерде.

«Программа Дәүләт һәм муниципаль идарә системасында, шулай ук башка өлкәләрдә вазыйфаларны биләү өчен квоталар билгеләү юлы белән перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыруга һәм әзерләүгә юнәлдерелгән», – дип сөйләде ул.

Песошин ассызыклаганча, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең бурычы «Ватанны саклаучылар» фонды, муниципалитетлар башлыклары, эш бирүчеләр белән берлектә – СВОда катнашучыларны һөнәри әзерләүне, эшкә урнаштыруны, реабилитацияләүне һәм озатып йөрүне тәэмин итү.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев