Алтыдан соң ашау, 10 мең адым һәм дөрес йокы
Сәламәт яшәү серләре турында тәҗрибәле фитнес-тренер Илшат Гарипов белән сөйләштек
– Илшат, ни өчен нәкъ менә фитнес өлкәсен сайладыгыз? Сезне бу юлга нәрсә этәрде?
– Мин балачактан спорт белән дус булдым, профессиональ рәвештә көрәш белән шөгыльләндем, фитнес-залга бик еш йөри идем, берникадәр шөгыльләнгәч, үземне дә әлеге өлкәдә сынап карарга булдым. Фитнес-тренер булу өчен дөрес итеп күнегүләр күрсәтә белү генә җитми. Баштан бу эшкә үзеңне эчке яктан әзерләргә кирәк. Залга синнән ярдәм өмет итеп килгән кеше белән уртак тел таба белү мөһим. Тренер – ул психолог та. Көн дәвамында төрле кешеләр килә, һәркайсының үз халәте, үз проблемалары. Әгәр клиент белән бер-береңне аңлыйсың икән – нәтиҗә булачак. Бу синең һөнәрең, ипиең булгач, үзеңне дөрес күрсәтә, кеше белән аралаша белергә тиешсең, бу шулай ук мөһим фактор булып тора.
– Залга килүчеләрне ешрак нинди проблемалар борчый? Сезгә кемнәр күбрәк мөрәҗәгать итә?
– Күбрәк урта яшьтәге хатын-кызлар килә, күбесе ябыгу максатын куя. Алар арасында күбрәк утырып эшләүчеләр. Андый яшәү рәвеше турыдан-туры билгә, умыртка сөягенә зыян китерә. Шуңа күрә, төрле проблемалар белән мөрәҗәгать итүчеләр арасында алар күбрәк. Ләкин шуны әйтәсем килә: бүгенге көндә спорт белән кызыксынучылар күбәйде. Бу яшьләр арасында да нык сизелә, халыкның аңлы рәвештә сәламәт яшәү рәвешен сайлавы шатландыра.
– Күнегүләрне башлаганчы нәрсәләргә игътибар итү мөһим?
– Күнегүләрне башлаганчы, мин һәрвакыт булган имгәнүләр, җәрәхәтләр турында сорашам. Яңа килүчеләр еш кына – «Имгәнүләрем булганы юк», – диләр, ләкин эшли башлагач, аның ниндидер хәрәкәтне дөрес ясый алмавы сизелә. Сораша башлагач: «Әйе шул, мин балачакта шул җиремне бәргән идем», – диләр. Балачакта алган имгәнүләр һәрвакыт диярлек киләчәктә сиңа йогынты ясый, шуңа күрә күнегүләрне саклык белән сайларга кирәк, чөнки дөрес сайланмаган күнегү үзеңә зыян китерергә мөмкин.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев