Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

16-19 август көннәрендә Казанда тагын бер дәрәҗәле чара узачак

Шул уңайдан ТР Хөкүмәте йортында журналистлар өчен - “Ростки: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек” халыкара форумын әзерләү һәм үткәрү буенча брифинг узды

Анда сүз Россия белән Кытай арасындагы уртак хезмәттәшлек, ирешелгән уңышлар һәм алдагы вакытка булган уй-максатлар хакында барды.

Брифингта чыгыш ясаучы спикерлар: Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Кытайның Казандагы консуллыгы вәкиле, ТР Мәдәният министры Ирада Әюпова, сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатихов һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рөстәм Гайнуллов форум көннәрендә министрлыклар тарафыннан чарада катнашучылар өчен үткәреләчәк чаралар белән таныштырдылар, үзара бәйләнешләргә тукталдылар.

Брифинг ахырында чыгыш ясаучылар журналистларның сорауларына җавап бирделәр.

Фәридә Гайнетдинова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев