Казанда йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясыйлар
Яңалыклар

Казанда йорт хайваннарына бушлай вакцинация ясыйлар

Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә

Казан халкы алдагы ялларда, 11-12 апрельдә, күчмә кампания кысаларында йорт хайваннарына котыру авыруына каршы бушлай прививка ясата алачак. Бу хакта шәһәр мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итә.

Эт һәм мәчеләргә Авиатөзелеш, Идел буе һәм Совет районнары бистәләрендә прививка ясатырга мөмкин. Прививкалардан тыш, ветеринарлар хайваннарны чиплаштыру һәм теркәү процедурасын да башкарачак.

11 апрельдә берьюлы берничә мәйданчыкта мобиль пунктлар эшләячәк. 9:00-12:00 сәгатьләрдә «Борисоглебское» торак массивында җирле чиркәү янында йорт хайваннарына прививка ясатырга мөмкин. 10:00-12:00 сәгатьләрдә белгечләр эт һәм мәчеләрне - «Кукушкино» бистәсендә Аркылы-Кукушкино урамы, 11, ә 10:00-14:00 сәгатьләрдә «Самосырово» торак массивында Тынычлык урамы, 73 адресы буенча кабул итәчәк.

12 апрельдә Төньяк бистәсендә күчмә пунктлар ачыла. 9:00-12:00 сәгатьләрдә вакцинация - Давыдов һәм Литвинов урамнары киселешендә, ә 9:00-11:00 сәгатьләрдә Үзәк Мариуполь һәм Литвинов урамнары чатында узачак.

Шулай ук 10:00-14:00 сәгатьләрдә йорт хайваннарын «Царицынский бугор» торак массивында Саф урамы, 39а адресы буенча кабул итәчәкләр.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев